Бакчаларда Алма бәйрәме
Август, август, сине берчә төс ташлый башлаган, әмма мөлаемлыгын, сөйкемлелеген һич югалтмаган хатыннарга тиңлим мин, берчә мәрхәмәтле, мул куллы, искиткеч юмарт картәниләргә охшатам. Басу тулы көләч кояш сеңелләре—көнбагышларга сокланып, алтын бөртекләр тулышудан җиргә иелгән башакларны күреп, диңгездәй җәйрәп яткан басуда комбайннар гүләвен ишетеп, сиңа гына хас тыгыз, тәмле, туклык исен иснәп, әллә нинди аңлатып бетә алмаслык якты хис-тойгыларга тулам – Туган җир, бәрәкәтле кара туфрак, яшәү кадерен тирәнрәк тоям. Әйтәм бит, синең эчке дөньямны баеткан, җанны нечкәрткән, булмышыма шифа-сихәт биргән моңың, юмартлыгың баштан ашкан. Алмаларың гына ни тора!